вторник, 15 января 2019 г.

«Җил” исеп үтте... Үзгәрешләр нинди булыр?


Өч сезонын уздырган «Үзгәреш җиле» – ул бөтен команданың күп айларга сузылган тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 140тан артык җыр сайлап алына, йөзгә якыны проектта яңгыраш таба. Һәр җыр яңа аранжировкага, яңача җиткерүгә ия була. Башкаручылар белән эш тә башкача бара, проектка эләгер өчен җырчылар кырыс сайлап алулар аша үтә. Һәр җырчы белән коучлар, балетмейстер, режиссер эшли, махсус стильләштерелгән образ тудырыла. Җырчылар алдына бик югары башкару таләбе куела һәм аларның күбесе уңышка ирешә.
«Заманча яхшы җырлар шактый, бу катламга да үтеп керергә кирәк. Җыр мирасыбызга караган әсәрләрне без хәзерге җырлар белән аралаштырырга уйлыйбыз. Аннары тупланган тәҗрибәне зур формадагы спектакльләр куйганда да файдаланып булачак. Бәлки ул мюзикл яки рок-опера булыр. Безнең театр сәхнәсендә мондый спектакль дә куелырга тиеш. Без башкарып чыга алабыз моны, чөнки бүген инде андый командабыз формалашкан», – ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Нәтиҗәдә, искиткеч шоу килеп чыкты. Театральләштерелгән күренешләр һәм видеорәтләр белән үрелгән,  мактауга лаек музыкаль өлеше Бродвей постановкаларына тиң  дияргә була. Ике бүлектән торган «Үзгәреш җиле» – татар музыкасының милли үзенчәлекләрен бик яхшы тоеп башкарылган 30 җыр иде ул. Башкаручылар арасында –  Америкадан килгән «Акцент» төркеме, аларның нәфис һәм салмак кына «Каз канаты» һәм «Әллүки»не җырлавы, аларга искиткеч тавышлы Алинә Шәрипҗанованың кушылуы, күптавышлы яңгыраш – болар барысы да танылган җырларга әнә шулай яңа сулыш өрде. «Бу юнәлештә дә эшләргә кирәк», – дип фараз итте проектның генераль продюсеры.

Көчле, шул ук вакытта нәзберек, интонацияләргә бай тавышлы Алинә Шәрипҗанова, чын мәгънәсендә, «Үзгәреш җиле»нең төп героинясы булды. Бруталь, уйчан җырчы Артур Исламов, тетрәүле лирик тавышлы Илнар Миранов, дәртләндергеч Румия Ниязова һәм башкалар тамашачы күңелендә матур тәэсирләр калдырды. «Үзгәреш җиле»ндә очраклы номерлар бөтенләй юк иде, һәркайсы шомартылган, һәр башкаручы җанын биреп әзерләнгән.

«Үзгәреш җиле»нең өченчесе дә зур аншлаг белән узды. Аның уңышында шикләнгән скептикларның ялгышуы инде бәхәссез. Татар эстрадасында яңа юнәлеш – музыка мәдәниятенә нигезләнгән югары профессионализм барлыкка килде. Инде чагыштырып карарга, яхшыга йөз тотарга, камиллеккә омтылырга була. Ияләнелгән, күптән таныш көйләр, әйтерсең, «вакыт тузаны»ннан, уйсыз-гамьсез яңгыраштан арынып, яңа аһәңнәр белән балкыды. Татар җыры дөнья музыка мәдәниятенә үтеп керергә әзер.

Алдагы сезонда яңа программа 4 декабрьдә Карнеги-холл сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Ул өч сезонда яңгыраган иң матур җырлардан торачак. «Үзгәреш җиле» Америкага китәр алдыннан ул программаны иң элек Татарстан халкы тамаша кылачак.

Комментариев нет:

Отправить комментарий